(2 февраль) Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера Һәм балет академия театрында Ф.Шаляпин исемендәге XXXIII Халыкара опера фестивале ачылды.Быел музыкаль форум Казан операсының 140 еллыгына багышланды.
Опера фестивале театр тарихы, аның катлаулы чоры турындагы фильмны күрсәтүдән башланды. Аннары сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм чарада катнашучыларны Казан операсының 140 еллыгы белән котлады. “Шаляпин фестивале – ул зур бәйрәм, без аны түземсезлек белән көтеп алабыз. Без театр белән горурланабыз, аны һәркайда беләләр. Күп сәфәрләрдә булабыз, республика турында сөйләгәндә безнең опера турында да әйтәбез. Бу дөньяви дәрәҗәдәге искиткеч коллектив. Бүген биредә Россия йолдызлары белән бергә чит илләрнекен дә күрәбез – бу зур казаныш. Әмма иң мөһиме – безнең тамашачылар, биредә теләсә нинди әсәр куелганда да, буш урыннар юк”, — дип белдерде ТР Президенты.
Аннары республика башлыгы бүләкләр тапшырды. М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера Һәм балет академия театры оркестры артисты Идрис Сабирҗановка “Татарстан Республикасы Халык артисты” исеме бирелде. Оркестр артистлары Марина Беговатова, Марат Гыйльметдинов, Владислав Захаров, Александр Лушников, Игорь Синекопов, артист-вокалчы (солист) Айдар Нургаянов, вокал классы буенча концертмейстер Алсу Барышникова “Татарстан Республикасы Атказанган артисты” исеменә ия булдылар.
Театр костюмнары тегү буенча цех җитәкчесе Лилия Маслова, сәхнәнең өлкән машинисты Андрей Нарцовка “Татарстан Республикасы Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде. Оркестр артистлары Андрей Каминский, Аяз Зәйни, оркестр ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашкан Лев Розенблюмга Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылды. Лев Розенблюмны хөрмәтләп барлык тамашачылар аягурә басты. Бу көннәрдә аңа 90 яшь тулды. “Мине онытмаган һәм 30 елдан артык тормышымны багышлаган үз театрыма рәхмәтлемен. Минем гади генә хезмәтем бәяләнде. Минем яшьтә үзеңне яшь кебек тоясын, әмма аның өчен зур көч куярга кирәк”, — дип белдерде Л.Розенблюм.
Тамашачыларны М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера Һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов та сәламләде. “Безнең тарихи үткәннәргә күз салуыбызга чын күңелдән шатмын. 1874 елда даими опера труппасын булдыру, бай репертуар, искиткеч башкаручылар арасында Федор Шаляпин да булу, Казанда опера һәм балет театрын оештыруга алшарт булды. Тамашачыларга, бу бәйрәмне ихтыяҗ булган чынбарлыкка әйләндерүегез өчен рәхмәт”, — диде театр директоры.
Аннары тамашачыларга «Турандот» операсы тәкъдим ителде. Либреттоны Джузеппе Адами һәм Ренато Симони язган. Турандот партиясен Т.Шевченко исемендәге Украина Милли операсыннан Оксана Крамарева башкарды, Калафа – Марийнский театрыннан Ахмед Агади.
«Турандот» спектаклен интернациональ команда эшләгән: музыка җитәкчесе һәм дирижер Ренат Салаватов (Казан), режиссер-куючы Михаил Панджавидзе (Мәскәү) һәм костюмнар буенча рәссам Юлия Ващенко (Минск) һәм хормейстер Любовь Дразнина. Операның премьерасы 2012 елда Казанда узган иде.
Фотосурәтләр prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.