(16 сентябрь, 2016 ел) «Күпмилләтле Татарстан» проекты кысаларында барган гастроль турлар тәмамланды. Тәүге тапкыр читтә куелучы концертларда Республиканың барлык Дуслык Йортлары катнашты. Коллективлар һәм башкаручылар тарафыннан 12 концерт оештырылды.
Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Нурлат, Тәтеш һәм Менделеевск тамашачыларыннан тыш Татарстан халыкларының мәдәният һәм гореф-гадәтләр төрлелеген республиканың Тукай, Түбән Кама һәм Кукмара районнары халкы да күрә алды.
«Күпмилләтле Татарстан» проекты өченче ел уздырыла. Алдагы елларда республика халкы каршында Казан коллективлары гына чыгыш ясаган булса, быел проектка Татарстанда эшчәнлек алып барган 7 Дуслык Йорты кушылды.
Проект белем бирү чарасы да булып тора. Милли җыр, бию, гореф-гадәтләр аша шәһәр һәм авыл халкы төрле милләтләр турында күберәк мәгълүмат туплый.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге