Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Күпмилләтле Татарстан» онлайн-квестының өченче этапы башланды

«Күпмилләтле Татарстан» онлайн-квестының өченче этапы башланды

admin 12.08.2020

(12 август 2020) Татарстан Республикасы көне алдыннан Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты 5 турдан торган квест игълан иткән иде. Бүген катнашучылар аның өченче турына җиттеләр.

Көн саен, чәршәмбе көнне Халыклар дуслыгы йортының Вконтакте төркемендә квестның күпмилләтле республикабыз, ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм башка вакыйгаларга бәйле булган биремнәре куела. Яшь чикләве 12+.

3 тур биремнәре Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 75 еллыгына багышлана. Катнашучылар әлеге датага бәйле булган сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен тикшерә ала.

КВЕСТ 3 ЭТАП

Ике тур нәтиҗәләре буенча 90% катнашучы биремнәрне дөрес башкарып, кирәкле сүзләрне белделәр. Бүген алар тагын бер сүзне ачыклаячак.

Исегезгә төшерәбез, биремнәрне #ddnt_онлайнквест хештегы аша үтеп табарга мөмкин. Квестны үтү дәвамында туплаган барлык сүзләрне 26 августка кадәр төркемдәге «сообщения» буенча юлларга кирәк.

27 августта җиңүче игълан ителәчәк һәм соңрак тантаналы бүләкләү үтәчәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57