Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Күпмилләтле Түбән Кама шәһәрендә узган «Раштуа очрашулары» барлык милләт вәкилләре өчен олы бәйрәмгә әверелде.

Күпмилләтле Түбән Кама шәһәрендә узган «Раштуа очрашулары» барлык милләт вәкилләре өчен олы бәйрәмгә әверелде.

admin 12.01.2015

(12 гыйнвар) Түбән Кама шәһәрендә эшләп килүче рус милли-мәдәни җәмгыяте үзенең 25 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте. Шәһәрнең Халык иҗаты йорты олы концерт мәйданын хәтерләтте ул көнне: халык милли ансамбльләренең берсеннән берсе уздырып җыр-биюдә “ярышуы”, уеннар уйнау, табышмаклар әйтешү, Раштуа багулары — тантанага килгән бер генә кеше дә күңел ачудан читтә калмады.

раштуа1

Уеннарны, ярышларны җор телле Кыш бабай, Кар кызы бәяләде. «Раштуа очрашуларына» 1 меңнән артык тамашачы килгән иде.

раштуа2

Сәхнәдә барлыгы 300 кешене берләштергән иң талантлы үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Ә фойеда Милли кәсеп һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнүче осталарның сәнгать күргәзмәсе эшләде.

раштуа3

Юбиляр исеменә котлау һәм мактау сүзләре яңгырады. Рус милли-мәдәни җәмгыятен чирек гасырлык юбилее белән Татарстан халыклары Ассамблеясының Башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров, Татарстан халыкларының Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов котлады.

раштуа4

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57