(2 февраль, 2016 ел) Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге үз битенә элеп куйган «Бөтендөнья яшьләре Татарстанны сайлый!» («Молодежь всего мира выбирает Татарстан!») исемле видеотасманы бер көн эчендә 140 меңнән артык кеше караган.
Видеотасма #МноголикийТатарстан проектының бер өлеше булып тора. Аның геройлары — Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе «Күпмилләтле Татарстан» («Многоликий Татарстан») фотокүргәзмәсен тәкъдим итте. Анда 32 фотосурәт эленгән иде. Күргәзмәнең үзенчәлеге төрле милләт вәкилләренең фотога милли киемнәрсез һәм атрибутикасыз төшүендә.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге