Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Күптеллелек даирәсендә туган телне саклап калу һәр милләтнең изге бурычы

Күптеллелек даирәсендә туган телне саклап калу һәр милләтнең изге бурычы

admin 09.04.2015

 (9 апрель 2015) Татарстан Халыкларының Дуслык Йортында “Туган тел укытучыларының бөтенроссия мастер-классы-2015” конкурсы кысаларында чаралар башланды. Әлеге бәйге тугызынчы тапкыр уздырыла. Татарстанда аны Республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы уздыра. Күптеллелек даирәсендә туган телне,  мәдәниятны саклап калу һәм үстерү проблемасы республикада яшәүче һәр милләт өчен актуалҗ проблемаларның берсе булып тора. Туган телне өйрәнү буенча яңа юллар һәм стимул бирү чараларының берсе —  “Туган тел укытучыларының бөтенроссия мастер-классы”. Узган ел  Мәскәү шәһәрендә уздырылган бәйгедә РФның 16 субъектыннан 21 укытучы катнашкан иде. Анда Казан шәһәренең 4 номерлы интернат − гимназиясендә белем бирүче Илдар Сәяхов икенче урынны яулады. Шулай ук, Илдар Сәяхов тамашачы мәхәббәте номинациясендә дә бүләкләнгән иде.

“Туган тел укытучыларының бөтенроссия мастер-классы-2015” бәйгесендә Татарстан буенча  рус, татар, чуаш, мари, удмурт, мордва, иврит, башкорт теле укытучыларынан 20 кеше катнаша. Бәйгенең нәтиҗәләре 9 апрелҗдә билгеле булачак.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57