(17 февраль) Түбән Кама шәһәре халыклар Дуслыгы Йортында «Кыңгырау» чуаш халык фольклор ансамбле үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Туган көнгә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән, Аксубай районыннан күп санлы кунаклар килгән иде. Татарстан Республикасының чуаш милли-мәдәни автономиясе рәисе Константин Яковлев юбилярларны бәйрәм белән тәбрик итеп, аларга истәлекле бүләкләр, Мактау кәгазьләре тапшырды. Коллективның алга таба үсешенә ярдәм йөзеннән акча да бирде.
«Шанкарав» 1989 елда оешкан. Чирек гасыр инде ул шәһәркүләм чараларда, чуаш халкының милли бәйрәмнәрендә катнаша, төрле фестивальләрдә лаеклы урыннарны яулый. Коллектив ел саен шәһәр халкы алдына зур концерт программасы белән чыга. Концертлар тамашачы белән шыгрым тулы залларда уза.