(25 сентябрь, 2015 ел) АҖ “ТАТМЕДИА” генераль директоры Фәрит Шагиәхмәтов республика ММЧларының милләтара һәм конфессияара мәсьәләләрне үстерүдәге төп уңышлары турында сөйләде.
Бүген Кырымнан килгән делегация Идел буеның иң эре медиахолдингы “ТАТМЕДИА”да булды. Биредә кунаклар Татарстан башкаласына карата туган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
— Шәһәр искиткеч, матур, архитектура сокландыра. Христианнарның һәм мөселманнарның килешеп яшүләре куандыра. Татарстан халыклары Дуслык Йорты бик ошады, андыйны үзебездә булдырасы килү теләге туды, — дип уртаклашты Кырымның молдавия общинасы вәкиле Сергей Герхандт.
АҖ “ТАТМЕДИА” генераль директоры Фәрит Шагиәхмәтов ММЧрын үстерү планнары турында сөйләде, басма матбугатның тиражы үсәчәк дип белдерде. Генераль директор киңәшчесе Римзил Вәлеев республикада зур игътибар астында булган этник басмаларны үстерү һәм аларга ярдәм итү зарурлыгы турында искәртте.
Мәгълүмат һәм фотосурәтләр http://sntat.ru сайтыннан алынды