(26 июнь, 2015 ел) Музей Акмәсҗеткә (Симферополь) нигез салучы бөек хан Миңлегәрәй I гә (1445—1515) багышлана.
Кырым ханлыгы тарихы, мәдәнияте турында сөйләүче әлеге музейда, аерым алганда, калгалык (ханлыкта ханнан соң икенче зат турында сүз) институты тарихы һәм аның халыкара мөнәсәбәтләрдә әһәмияте бәян ителә, ханлык чорында рухи тормышның, мәдәниятнең, икътисадның үсеше, шунда яшәүче халыкның тормыш-көнкүреше чагылдырыла. Шушы музейда теләгән кешеләр өчен кырымтатар теле буенча дәресләр бирү күздә тотыла.
Музей Акмәсҗеткә (Симферополь) нигез салучы бөек хан Миңлегәрәй I гә (1445—1515) багышлана. Быел аның тууына 570, вафатына 500 ел тула.
“Калга-Солтан” музеен Кырым тарихи музей-тыюлыгы (Бакчасарай) гамәлгә куйган, җитәкчесе — Гуливер Альтин. Музей урнашкан бинада элек Кырымтатар халкы Мәҗлесе, аннары “Кырым” хәйрия фонды урнашкан булган.
Бу хакта күп санлы электрон ММЧ хәбәр итә.
Кызганычка каршы “Калга-Солтан” музееның ачылуы кайбер техник сәбәпләр аркасында берникадәр вакытка кичектерелә.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.