Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Кырым татарларының “Къырым” фольклор ансамбле Татарстанга гастрольләр белән килә

Кырым татарларының “Къырым” фольклор ансамбле Татарстанга гастрольләр белән килә

admin 07.12.2015

(7 декабрь, 2015 ел) 10 һәм 12 декабрь көннәрендә Татарстанда беренче тапкыр Кырым татарларының “Къырым” фольклор ансамбле гастрольләре була. Концертлар 11 һәм 12 декабрьдә Казанда һәм Чаллыда үтәчәк.

Къырым” коллективы 1990 елда Симферопольда оешкан. Аның сәнгать җитәкчесе — Сервер Какура.

Ансамбльнең репертуары бай һәм киңкырлы. Кырым татарлары халык җырлары һәм биюләре, легендалары нигезендә үзенчәлекле вокаль-хореографик композицияләр булдырылган. Коллектив музыка уен коралларын җыю белән дә шөгыльләнә. Ансамбль оркестрында чубук-давыл, уд, зурна, кавал, най, даре, саз кебек музыка уен кораллары яңгырашын ишетергә мөмкин.

Тамашачылар каршында Кырымда танылу алган Арсен Бекиров, Асие Саале, Сервер Какура, Дилявер Османов, Әминә Мостафаева, Юныс Какура, Рәсүл Хәлил кебек сәнгать әһелләре чыгыш ясавы көтелә, диелә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Мәгълүмат  http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57