(8 октябрь, 2015 ел) Икенче «Толерантлык дәресләре» башлану хакында хәбәр итеп, Татарстан халыклары Дуслый Йортында кыңгырау чыңлады. Бу юлы әлеге чара яңа форматта үтте (ФОТО)
Дуслык Йорты буйлап экскурсиядә булганна соң, Казан шәһәренең актив һәм позитив җиденче сыйныф укучылары концертлар залына җыелдылар. «Толерантлык дәресе»н аларга Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге җитәкчесе Рөстәм Ханнанов үткәрде.
Мәктәп укучылары өчен дәрес бик кызыклы үтте. Төрле халыклар арасында булган дуслык һәм толерантлык, тынычлык һәм татулык темасын алар кыска метражлы фильмнар аша ача алдылар. “Сочинение”, “Ботинки”, “Камиль – трус” һәм “Арбуз” фильмнары толерантлык үзәге (Мәскәү шәһәре) ярдәмендә төшерелгән.
Һәр фильмны караган саен, укытучы биргән сорауларга укучылар төрле төстәге билгеләр ярдәмендә җавап бирделәр. Алга таба фильм турында фикер алышу барды. Укучыларга беркем дә тәэсир ясамады, җавапларны әйтеп тормады. Һәр бала үз фикерен җиткерә һәм уйлары белән уртаклаша алды.
Мәгънәле һәм тулы җаваплардан чыгып әйткәндә, җиденче сыйныф укучылары дуслык һәм толерантлык дәресләрен тулаем үзләштерделәр һәм башка милләттән булган яшьтәшләре белән җиңел аралаша алалар дигән нәтиҗә ясарга мөмкин иде. Балалар үз халкыңнан аерылырга ярамаганлыкны әйттеләр, халкыңның бер өлеше булу – ул гореф-гадәтләрне тану һәм хөрмәт итү дип аңлаттылар. Алар фикеренчә, башка милләт кешеләре белән дус мөнәсәбәткә ирешү нәтиҗәсендә арадагы аңлашылмаучанлыкны бетерергә мөмкин.
Укучылар алдында Татарстан халыклары Дуслык Йорты диреторы Иреш Шәрипов та чыгыш ясады. Өченче ел рәттән оештырылучы әлеге чараны ул Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты эшчәнлегендәге иң мөһим эш дип билгеләде.
“Татарстан – Россия Федерациясенең иң күп милләтле республикаларынынң берсе. Без бай, матур һәм яхшы үсеш алган ил. Безгә килүче һәр халыкка әйбәт мөнәсәбәттә булырга кирәк. Бер-берегезне аңларга, тыңларга һәм үзара килешә белергә өйрәнегез”, — дип сөйләде Иреш Шәрипов.
Соңыннан укучылар Татарстан Теспубликасында яшәүче төрле халыкларның мәдәниятын чагылдырган концерт карадылар.
Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге