Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Кытай һәм Һиндстан кулинарлары Әхмәтҗанов исемендәге аш-су осталары турнирында катнашачак

Кытай һәм Һиндстан кулинарлары Әхмәтҗанов исемендәге аш-су осталары турнирында катнашачак

admin 26.02.2025

Кытай һәм Һиндстан вәкилләре Ислам дөньясы илләре арасында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Яшь аш-су осталары турнирында катнаша ала. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Михаил Шәрипов хәбәр итте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Без Кытай һәм Һиндстан белән сөйләшүләр алып барабыз. Яңа катнашучылар арасында Төркия расланды инде. Шулай ук Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә катнашырга тора. Шул ук вакытта Кытайда без мөселман провинциясеннән аш-су осталарын чакырабыз, һәм Һиндстаннан шефлар да булачак. Без конкурс кысаларын киңәйтергә мөмкин икәнен аңладык», — дип уртаклашты агентлык әңгәмәдәше.

Исегезгә төшерәбез, узган ел KazanForum да Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Яшь аш-су осталары турниры узды, анда дөньяның 13 иленнән 100дән артык белгеч катнашты, Марокко аш-су остасы Оадиду Редуан җиңүче булды.

Татар-информ

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57