Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укытучылары һәм педагоглары яңа уку елында беренче педагогик совет үткәрделәр. Бүгенге көндә мәктәптә 25тән артык туган тел укытучысы эшли, шул исәтпән вокал һәм хореография буенча да. Укучыларның гомуми саны 500 гә якын.
Яңа 2023-2024 уку елында мәктәптә 25 милли бүлек эшләячәк, аларның икесе яңалар — ингуш һәм тува бүлекләре.
Уку шартлары турында 237-97-99 һәм 237-98-33 телефоннары аша шалтыратып яки якшәмбе көннәрендә 9:00дән 16:00гә кадәр шәхсән мәктәпкә килеп белешергә мөмкин.
Дукслык йортының мәгълүмат үзәге