Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Лаеш районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вщкиллеге барлыкка килщчщк

Лаеш районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вщкиллеге барлыкка килщчщк

admin 29.05.2019

(29 май 2019) Татарстан Республикасының Лаеш шәһәрендә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчеләре белән район җитәкчелеге катнашында киңәшмә узды. Нәтиҗәдә биредә Ассамблея вәкиллеге ачу турында карар кылдылар.

Киңәшмәдә Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов, Лаеш районы Советы аппараты җитәкчесе Ильнар Хантимеров һәм район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Ильнур Гайниев катнашты.

1

Киңәшмә барышында җитәкчеләр Лаеш районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеген булдыру һәм район Мәдәният йорты базасында Халыклар дуслыгы йорты ачу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Ассамблея вәкиллеге өчен биредә офис бүленеп биреләчәк, җирле милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре эшчәнлеге өчен эш урыннары каралачак, шулай ук район милли иҗат коллективлары чыгышлары өчен мөмкинлекләр тудырылачак.

2

Әңгәмә барышында Лаешның туристик үзәк буларак үсүенә һәм туристик-мәдәни юнәлештә кызыклы булган җитди инфраструктура объектларына бай булуына басым ясалды. Мисалга, биредә «Кама диңгезе» шәһәр яр-буе пляжы (2018 елда монда 25 мең ял итүче булган) һәм «Зөләйха күзләрен ача» (авт. Гүзәл Яхина) кинотасмасын төшерү өчен махсус төзелгән агач декорацияләр бар.

3

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда наив сәнгать күргәзмәсе ачылды
Далее: Илдар Гыйльметдинов: «Әлеге китап 20 еллык эшне гомумиләштерә»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57