Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ламберто Заньер: «Дуслык йортында үзеңне Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында кебек хис итәсең»

Ламберто Заньер: «Дуслык йортында үзеңне Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында кебек хис итәсең»

admin 24.07.2019

(24 июль 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) Милли азчылык мәсьәләләре эшләре буенча Югары комиссары Ламберто Заньер җитәкчелегендәге делегацияне кабул иттеләр. (ФОТО)

 

Визит делегации ОБСЕ

Кунаклар Халыклар дуслыгы йортына Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашудан соң килделәр. Югары комиссардан тыш делегация составында Югары комиссар офисы бүлекчәсе башлыгы Боб Дин, Югары комиссар офисының Өлкән киңәшчесе Захид Мовлазаде, шулай ук РФ Чит ил эшләре буенча министрлыгы гуманитар хезмәттәшлек Департаментының Өченче сәркатибе Екатерина Глазова бар иде.

Визит делегации ОБСЕ

Кунаклар өчен Дуслык йорты буенча экскурсияне Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров оештырды.

Экскурсия барышында Ирек Шәрипов бүгенге көндә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлегендә негатив һәм ике мәгънәле төшенчәләрдән арыну (мисалга: «толерантлык», «диаспора») эше алып барылу турында сөйләде. Аеруча да «милли азчылык» төшенчәсенә тукталып, Ассамблея эшенең төп принцибын әйтте — «бер халык — бер тавыш». Мондый алым халыкларны һәм милләтләрне «зур» яки «кечкенә»гә бүлми, һәркемгә тигез мөмкинлекләр бирә.

Визит делегации ОБСЕ

Татарстанның үзбәкләр милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Абдуманоб Абдусатаров оешманың төп эшчәнлеге турында сөйләде: ватандашларга яңа җирлектә җайлашырга булышу, төрле ситуациядә ярдәм кулын сузу.

Визит делегации ОБСЕ

Рус милли-мәдәни берләшмәсе бүлмәсендә Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе Идарәсе рәисе урынбасары, Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская Татарстан территориясендә рус телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өлкәсендә чынга ашырылучы проектлар белән таныштырды.

Шулай ук кунаклар Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге белән дә таныштылар.

Визит делегации ОБСЕ

Экскурсиядән соң милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе активы катнашында «түгәрәк өстәл» утырышы узды. Барысы белән дә танышкач, Ламберто Заньер Дуслык һортында үзен Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында кебек хис итүе турында әйтте. Чөнки биредә дә милләтләр һәм дәүләтләр бик киң тәкъдим ителгәннәр, дип аңлатты.

Утырыш барышында яшьләрнең яңа җирлеккә җайлашуы, туган телләрне өйрәнү, милләтара тынычлык һәм татулыкны саклау, милләтара конфликтларны кисәтү турында фикер алыштылар.

Визит делегации ОБСЕ

Кунаклар Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлегенең күпкырлы икәнлеген, шуңа да иҗтимагый тормышта төрле юнәлештә эш алып бару мөмкинлеге булуын әйтте.

«Сездә үзара хезмәттәшлек моделе яхшы җайга салынган. Бу — уңай җирлек тудыру өчен әйбәт», — дип сөйләде Ламберто Заньер.

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тәҗрибәсе белән танышу әлеге оешмаларның практикаларын Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы эше кысаларында куллану өчен файдалы булачак, дип тә әйтте ул.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Казан сөлгесе» — «Казанское полотенце» фестиваль-конкурсы гаризалар кабул итә
Далее: «Печән базары» фестивалендә быел 120 дизайнер катнашачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57