(8 октябрь, 2016 ел) Татарстанның яңа тарихы белән бер яшьтә булган, халкыбызның бай мирасын таныткан “Безнең мирас” журналы шушы көннәрдә тантаналы төстә 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Баш мөхәррир, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь Ләбиб ЛЕРОН белән үткәргән әңгәмәдә, сүз журналның бүгенге яшәеше, иҗади коллективның киләчәккә планнары турында барды.
– Шушы узган 25 ел эчендә татар матбугаты кичергән үзгәрешләр журналга да кагылмый калмады, аның туктап торган еллары да булды. Журнал өч исемдә чыкты – “Мирас”, “Чын мирас”, хәзер – “Безнең мирас”, бүгенге басма элеккеләреннән аерыламы?
– Исем үзгәрсә дә, журналның кыйбласы үзгәрмәде, ул – халыкка хезмәт итү. Без бай мираслы халык. Максатыбыз – мирасыбызны барлап, тарихи, әдәби, сәнгати, рухи, әхлакый, дини мирасыбызны халыкка кайтару. Журнал милли үзаң күтәрелеше чорында, ирек, азатлык дип мәйданнарда шаулаган көннәрдә, “Идел”, “Салават күпере” кебек яңа журналлар белән бервакытта, атаклы галимнәребез Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин, Мирза Мәхмүтов, язучыларыбыз Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев фатихасы белән дөньяга калкып чыкты.
Шулай да элеккеге журналдан аерма юк түгел: беренче “Мирас” фәннирәк, тарихирак, интеллигенциягә, укымышлы затларыбызга тәгаенләнгән иде. Ә бүген без бөтен укучыга да барып ирешергә, фәнни-популяр телдә язарга, инженер, укытучы, тракторчы, укучы балага да аңлаешлы булсын өчен тырышабыз. Заманча шартларда инде журналны сыйфатлы кәгазьдә, төсле фотолар белән чыгарырга да мөмкинлекләр туды. Күләмле язмалар укыту авыр, шуңа күрә без авторларга язмаларын алты биттән арттырмаска кушабыз. Әлбәттә, кайвакыт материалларны дәвамы белән бирергә яки инде тулы вариантын beznenmiras.ru сайтына урнаштырырга туры килә. Укучылардан журналны башыннан ахырына тикле укыйбыз дигән хәбәрләр килеп ирешә, шуңа бик сөенәбез.
— Мирасның төрлесе була дип искәрттегез, татар халкының бай мирасын 120 биткә сыйдыру кыен түгелме?
— Беренче чиратта, әдәбилеккә авышмаска, тарихи һәм әдәби темалар арасында тигезлекне сакларга омтылабыз. Сәнгать, дини мирасны да онытырга ярамый. Мине журналга эшкә тәкъдим иткәндә: “Сез шаян кеше, иҗатыгыз да юмор белән өретелгән, “Мирас”ка алыну авыр булмасмы?” дигәннәр иде. Нигә шаян мирас булмаска мөмкин? Узган гасыр башындагы вакытлы матбугатта чыккан юмористик язмаларны бүген Рәйсә Шәрәфиева журналда бастыра, чөнки алар да безнең мирас. Рәис Габдулла төзегән “Мирасворд” аша да мирасыбызны барлыйбыз. Соңгы елда Мәсгуть Имашев, Марс Макаров һәм башка композитор, җырчылар көче белән “Татар җыры” сәхифәсе шулай ук журналда үз урынын тапты. Балалар мирасы, медицина темасын да даими рәвештә яктыртасы килә. Ризыкларыбыз, үзенчәлекле рецептлар да – бөтенесе безнең мирас.
– Материалларга кытлык кичермисезме?
– Бүген редакциядә 3 елга җитәрлек материаллар тупланды. Авторларыбыз арта, журналда 30-40 автор басыла. Ай саен планлаштырылган саннан унлап материал киләсе айга төшеп кала, яңалары өстәлә тора. Укучыларга кызыклы булыр төсле китаплар чыгару идеясе белән янам, вакыт кына җитми.
Үземнең шәхси архивымда җыелган материаллар гына да берничә ел журнал чыгарырга җитәрлек. Миндә 1950 еллардан алып Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышлары беркетмәләре, язучыларның хатлары, гаризалары саклана. Мин “Яшь ленинчы” газетасында эшләгәндә Язучылар берлеге Бауман урамыннан күченгәндә идәнгә ташлап калдырылган кәгазәләрне җыеп алган идем. Алардан язучыларның ул чорлардагы тормышын күзалларга була. Акрынлап матбугатта чыгара башладым. Үзем дә 1984 елдан көндәлекләр алып барам, әле язып тәмамланмаган хикәяләр, мемуарлар, шигырьләрем үз вакытын көтә.
– Журналның иҗади тормышы – җәмәгатьчелекнең күз алдында, бигрәк тә редколлегиянең активлыгы күренә.
– Без, гадәттә, редколлегия утырышларын “түгәрәк өстәл” рәвешендә оештырып, төрле актуаль мәсьәләләрне күтәрәбез, матбугатның киләчәге, мирасны саклау, музейларның хәле, гонорарлар темасына фикер алышулар булды. Тиздән галимнәр белән археология темасын күтәрәчәкбез. Редакция хезмәткәрләре соңгы елда Курганда, Себер якларында, Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районына иҗади сәфәрдә йөреп кайтты, чакырган җиргә барырга тырышабыз. Тормышка ашырырга теләгән проектларыбыз бар. Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллин Татарстаннан читтә туып үскән татар әдипләренең туган җирләрен күрергә хыялланган булган. 2016 ел үтеп китте инде, киләсе елга, бәлки, без шушы проектка алынырбыз.
– Тираж мәсьәләсен ничек хәл итәсез?
– Авырткан җиребез – гонорар һәм тираж. Безне мәдрәсәләрдә, театрларда, китапханәләрдә бик нык укыйлар. Ләкин әлегә китапханәләргә 350 журнал гына китә, безнең максат 1 меңгә җиткерү, Мәдәният министрлыгы ярдәм итәргә вәгъдә итте. Басма матбугатка яздыру бүген беркемгә дә җиңел түгел. Бу хөкүмәт дәрәҗәсендә эшләнергә тиеш, һәм ул шуңа таба бара да. Совет заманында Арча, Кукмара, Саба, Актаныш, Мөслим районнары газета-журналларны алдырта, укый иде. Шул чорда ук кем аз яздырган – Югары Ослан, Тәтеш, Алексеевск, Чистай, Яшел Үзән районнарында хәзер дә шул ук хәл күзәтелә. Газета-журналлар укыган районнардан, игътибар итсәгез, язучылар күп чыккан. Очрашуларда әйтәм: газета-журналларга яздыртсагыз, алар йогынтысында берәмләп булса да татар халкының яңа буын каләм әһелләре, җырчылар үсеп чыгачак. Журналларны балалар бакчасыннан ук укытырга кирәк. Хәзер интернет заманы диләр, әмма китапларга, газета-журналларга әйләнеп кайту булыр, дип уйлыйм. Кино чыккан чорда да театрны бетә дигәннәр. Дөнья – ул куласа, бөтен нәрсә дә йөз елга бер булса да әйләнеп кайта.
“Безнең мирас” журналының 25 еллык юбилеена багышланган кичә 10 октябрьдә Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында 18.30 сәгатьтә узачак. Кичәдә күренекле галимнәр, әдипләр, сәнгать әһелләре катнашачак, музыкаль программада Резеда Галимова, Айрат һәм Мәсгуть Имашевлар, Филүс Каһиров, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, “Бәрмәнчек” ансамбле артистлары чыгыш ясаячак.