Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ләйлә Фазлыева: «Милли костюм һәрвакыт милләтнең төп тормыш позициясе белән бәйле»

Ләйлә Фазлыева: «Милли костюм һәрвакыт милләтнең төп тормыш позициясе белән бәйле»

admin 21.09.2019

(21 сентябрь 2019) Бишенче «Мәдәният бизәкләре» республикакүләм этноконфессиональ фестивале милли костюмнар парады белән ачылды. Йөреш Казан Кремленнән алып Казансу яр буена кадәр араны узды. Фестиваль Милли костюм көне кысаларында узды. (ФОТО) (ФОТО) (ФОТО)

Моңа кадәр «ТурСтат» туристлык порталы «Мәдәният бизәкләре» этноконфессиональ фестивален якшәмбе көннәрендә ачык һавада узучы Россиянең иң кызыклы фестивальләре һәм бәйрәмнәре исемлегенә керткән иде.

Парад национальных костюмов (21.09.19)

Бәйрәм Казан Кремленең Спасс манарасы янында башланды. Татарстан халыклары Ассамблеясе, яшьләр Ассамблеясе һәм Дуслык йорты вәкилләре, шулай ук Казан югары уку йортлары һәм иҗтимагый оешмалар яшьләре республика халыклары милли костюмнарын киеп парадта катнаштылар.

Бәйрәмне рәсми рәвештә Татарстан Республикасы хөкүмәте рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева ачты.

«Хөрмәтле дуслар, бүген милли костюмнардан килүче һәркем, үз халкыгызның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә сакчыл карашыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт. Милли костюм һәрвакыт изге мәгънәгә ия, теге яки бу милләтнең төп тормыш позициясе булды. Барыгызны да бәйрәм белән!», — дип сөйләде ул.

Фестиваль ачылышыннан соң сәхнәдә күпмилләтле концерт башланып китте. Анда Татарстан Республикасында гомер итүче халыклар мәдәниятен коллективлар һәм аерым башкаручылар күрсәтте. Концерт тематик бүлекләргә бүленгән иде: Идел буе, Азия һәм Кавказ халыклары.

IMG_7767

Шулай ук фестиваль барышында мәйданда төрле фотозоналар, халык уеннары белән «Дөнья яшьләре» балалар мәйданчыгы, милли аш-су булган фуд-кортлар, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар эшләде. Татарстан халыклары Ассамблеясе, яшьләр Ассамблеясе һәм Дуслык йорты оештыручы традицион чараларның берсе – чираттагы Этномаркет булды. Проект кысаларында Татарстан, Коми, Мари Эл, Башкортостан, Ульяновск һәм Мәскәү областьлары һәм Грузиядән килгән кырыкка якын оста эшли, дип сөйләде этномаркетны оештыручы, ТР грекларының яшьләр бүлеге җитәкчесе Илья Анастасов.

IMG_7805

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте: Кремль яр буенда Идел буе халыкларының аутентик җырларын заманча яңгырашта (Татарстан) башкаручы «Zakaria» ансамбле, борынгы чуаш җырларын авторлык джаз интерпритациясендә башкаручы Вера Кожеманова (Татарстан — Чуаш Республикасы), традицион башкорт музыкасын заманча уен кораллары, ритм һәм драйв белән яраштыручы Россиядә үз жанрында иң әйбәтләрдән саналучы «Аргымак» этно-рок группасы (Башкортостан Республикасы) һәм фестивальнең кунагы җырчы Лэйна чыгыш ясады.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы тапкыр Татарстанның Дәүләт Советын җитәкләде
Далее: «Миллият сорау һәм — җавап» тапшыруы чыгарылышы. Студия кунагы — Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан: 25 сентябрь көнне 19:40 сәгатьтә «Россия 24″ каналында

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57