(27 август, 2017 ел) XXVII «Татар яшьләре көннәре» делегатлары Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә эшлекле сәфәргә чыкты.
Форумны оештыручы, «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина быел форумга башка елларда катнашмаган төбәкләрдән вәкилләр килүе турында әйтте.
«Быел Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат җыелды. Форумда катнашырга теләүчеләр күбрәк иде. Краснодар, Ростов төбәкләре һәм Дагыстан Республикасы форумда беренче тапкыр катнаша. Әлеге төбәкләрдә татарлар күпсанлы булса да, һәрдаим элемтәдә тормау сәбәпле, Россиянең башка төбәк яшьләре белән аралашу аларга файдага гына булыр», — диде ул.
«Татар яшьләре көннәре» делегатлары, монда алган яңа белемнәрен онытмыйча, үз төбәкләрендә тормышка ашырыр дигән өметтә калабыз» — дип сөйләде «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.