Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ленинград өлкәсенең «Файда» татар җәмгыяте җитәкчесе Дуслык йортында кунак булды

Ленинград өлкәсенең «Файда» татар җәмгыяте җитәкчесе Дуслык йортында кунак булды

admin 29.07.2020

(29 июль 2020) Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты каршындагы «Файда» Татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Айгөл Селезнева Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында кунак булды. 

Оешма буенча экскурсия вакытында Айгөл Селезнева Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, яшьләр Ассамблеясе эшчәнлеге, алар чынга ашыручы проектлар белән танышты, музей, мәгълүмат үзәге һәм башка залларны күрде.

IMG_9931

Очрашу барышында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Ассамблея белән Дуслык йортының структурасы, алар составына керүче милли-мәдәни автономияләр эше турында сөйләде. Үз чиратында Айгөл Селезнева «Файда» Татар мәдәни җәмгыяте эшчәнлеге һәм Ленинград өлкәсендә чынга ашырылучы проектлар белән бүлеште.

IMG_9970

«Биредә ярдәм көчле булуы сизелә. Кайбер идеяләрегезне һәм программаларыгызны игътибарга алдым, мисалга, Якшәмбе мәктәбе, бина эчендәге һәр катның тулы һәм бөтен булуы, музей һәм башкалар. Сезнең Халыклар дуслыгы йорты – дәүләт милли сәясәтен чынга ашыру белән шөгыльләнүче башка оешмалар өчен үрнәк», — дип бүлеште уй-фикерләре белән Айгөл Селезнева.

IMG_9939

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57