Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Лениногорск шәһәрендә рәсми рәвештә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачтылар

Лениногорск шәһәрендә рәсми рәвештә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачтылар

admin 24.02.2021

(24 февраль 2021) Лениногорскта Туган телләр һәм халык бердәмлеге елының рәсми ачылышы үтте. Шәһәр халкын әлеге вакыйга белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.

8b4f935db48ec835e8b7c68718966e89

Ул билгеләп үткәнчә, Лениногорск һәм районда туган телләрне саклау һәм популярлаштыру — төп бурычларның берсе.

«Туган тел — чорлар һәм буыннар бәйләнеше, безнең Лениногорск районы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да булуы мөһим», — дип билгеләп үтте муниципалитет җитәкчесе.

Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев Ассамблея Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Туган тел көне уңаеннан котлавын укыды, республика халкы һәм кунаклары Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган 150 чарада катнаша алачак, дип билгеләп үтте.

ae28d672f25745d6d79208918a9e0611

Лениногорскта күп еллар рус, татар, чуаш, мордва милләте вәкилләре тату яшиләр, ә соңгы елларда бу шәһәр әзербайҗаннар, әрмәннәр, үзбәкләр, таҗиклар өчен дә икенче ватанга әверелде. Тулаем алганда Лениногорскта барлыгы 25 милләт вәкиле яши.

Лениногорскта яшәүче халыкларның милли күргәзмәсе бәйрәм чарасы кунакларының игътибарын аеруча җәлеп итте. Шулай ук мәдәният сарае сәхнәсендә зур концерт булды, анда артистлар милли биюләр һәм җырлар башкардылар. Һәр чыгыш алкышларга күмелде.

8e7faeff86c2dea2cc295360f2cb5777

Халыкара туган тел көне кысаларында Лениногорскта күп кенә мәдәни чаралар узды. Төрле мәйданчыкларда офлайн һәм онлайн форматларда туган тел турында иң яхшы шигырьләрне башкару буенча конкурслар, «Туган телдә сөйләш» флешмобы, «Көчле дә ул, бай да, ягымлы да» әдәби җыелышы, спорт чаралары оештырылды.

Татар-информ материалы тәрҗемәсе

Продолжить чтение

Назад: Татарстан Республикасы Милли музеенда Идел буе һәм Урал буе халыклары җырлары яңгыраячак
Далее: Казанда милли мәгарифнең сыйфаты мәсьәләсе буенча социологик тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57