(20 июль, 2017 ел) Июль һәм август айларында Европада яшәүче милләттәшләребезнең балаларына, туган телне өйрәтү максатыннан, Испаниядә лагерь оештырыла.
Урта диңгез яры буенда урнашкан лагерь быел икенче тапкыр үткәреләчәк, дип хәбәр итте Бельгия татарлары берлеге җитәкчесе Лилия Вәлиева.
“Лагерьны Бельгия татарлары берлеге оештыра. Безнең телебезне, мәдәниятебезне өйрәнә торган урын игътибарны җәлеп итәрлек булсын, дип тырыштык”, — ди берлек рәисе.
Аның сүзләренчә, узган ел балалар янында кунакта язучы Гөлсинә Галимуллина булып киткән.
“Ул балаларны токмач кисәргә өйрәтте, безнең гореф-гадәтләребез белән таныштырды. Без аңа бик рәхмәтле, — дип билгеләп үтте язучының эшен Лилия ханым. – Туган телне гаиләдә сакларга, аны балаларга әниләр өйрәтергә тиеш, дибез. Монысы да дөрес. Тик дусларча мөнәсәбәт дә бу юнәлештә алыштыргысыз өлеш кертә. Читтән караганда да мин әлеге эшнең нәтиҗәләрен күрәм. Без инде күптәннән хезмәт хакына гына эшлибез, премияләр өмет итмибез. Бу — безнең намусыбыз, бурычыбыз. Без оныкларыбызга, балаларыбызга туган телне сакларга ярдәм итәргә тиеш”.
Лилия Вәлиева хәбәр иткәнчә, узган ел лагерьда Бельгиядә яшәүче татар балалары гына катнашкан булган. Быел исә Нидерланд, Германия һәм Казаннан да килүчеләр бар, ди ул.