Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Лондонда “Рус һәм татар музыкасы энҗе бөртекләре” циклыннан концерт тәкъдим ителде

Лондонда “Рус һәм татар музыкасы энҗе бөртекләре” циклыннан концерт тәкъдим ителде

admin 02.04.2015

(2 апрель 2015)  Лондонда, 3,5 мең кеше сыйдырышлы дөньяга танылган «Royal Festival Hall» концерт залында “Рус һәм татар музыкасы энҗе бөртекләре” циклыннан симфоник концерт булды.

“Рус һәм татар музыкасы энҗе бөртекләре” проекты 2009 елда гамәлгә куелган. Проектның идея авторы һәм сәнгать җитәкчесе — Россия Композиторлар берлеге рәисе урынбасары, ТР Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллин. Проект гамәлгә куелганнан бирле, Татарстан композиторлары музыкасы беренче тапкыр Берлин, Лейпциг, Стокгольм, Иерусалим, Рим, Флоренция, Барселонаның иң яхшы залларында яңгырады.

Бүгенге концерт программасы татар композиторлары әсәрләреннән тора: Нәҗип Җиһановның “Нәфисә”, Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетыннан “Баллада”, Рәшит Кәлимуллинның “Симфоник фрескалары”, Резедә Әхиярованың “Моңлы сазым” симфоник поэмасы. Шулай ук концертта Рахманиновның симфоник һәм вокал әсәрләре яңгыраячак, солистка буларак опера сәхнәсенең яңа йолдызы, Зур театр солисты, халыкара конкурслар лауреаты мәскәүле Венера Гыймадиева чыгыш ясый.
Әсәрләрне танылган Корольлек филармония оркестры башкара, дирижер – дөньякүләм танылган дирижер Герассим Воронков (Испания), дип хәбәр итә ТР Композиторлар берлеге.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57