4 апрель, Җырчы Җәкәү җортында көнне Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусованың юбилее уңаеннан, «Бер көн — бер гомер»дип аталган бәйрәм кичәсе узды.
Бәйрәм кичәсенә Людмила Даниловның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, якыннары җыелды.
Кичә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың юбилярны котлау сүзләре белән башланып китте. Кичәнең хөрмәтле кунаклары арасында Җәкәү йортында тәмам үз кешегә әйләнгән, биредәге бер генә бәйрәм, бер генә очрашу да аннан башка узмый торган шәхес – Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков та юбилярга үзенең эчкерсез теләкләрен, ихтирамын җиткерде.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Иван Михайлович, иң беренче итеп, республика Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хатын тапшырды. Иван Михайлович, шулай ук, республика керәшен иҗтимагый оешмасы төзелгәннең беренче көннәреннән үк җитәкчелектә алыштыргысыз булган Людмила Белоусовага «Ак Барс» холдинг компаниясенең «Алтын билге»сен тапшырды.
Людмила Белоусовага үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт җиткерүчеләр арасында Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да бар иде. Алар Татарстан Республикасы Халыклар Ассамбелеясының иң зур бүләген «Халыклар бердәмлеге» медален тапшырды.
ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевнең котлавын җиткереп, юбилярны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Кичәдә, шулай ук, Түбән Кама җирле керәшен мәдәни-этнографияк җәмгыяте җитәкчесе
Тамара Баһаветдинова, Мамадыш районы керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, Питрәч районы керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина, Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов та юбилярны котлап, үзләренең ихтирамын җиткерделәр.Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексий Колчерин Людмила Даниловнаны юбилее белән котлап,Алла Анасының Казан тәресен бүләк итте.
Юбилей кичәсе дәрәҗәле кунаклар чыгышы, Георгий Ибушев, Марина Карпова, Надежда Игнатьева, Денис Михайлов, Амелия Феофанова һәм, шулай ук, «Казансу» ансамбле (җит. – Ләйсән Абакаева) җырлары белән үрелеп барды.
«Бер көн — бер гомер… » юбилей кичәсе барышында Людмила Белоусованың тормыш юлын бергәләп үттек. Кеше гомеренә хас күңелле һәм ямансу мизгелләрне кичердек.
Кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры Татарстан язучылар союзы члены, филология фәннәре кандидаты Луиза Янсуар (Шарова). Шулай ук, кичәне оештыруга Җырчы Җәкәү җорты хезмәткәрләре белән видеограф Ильдар Хафизов та үз өлешләрен кертте.
Кичәне «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина белән журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барды.