Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Мәдәни шимбә. Балаларга Россия халыклары уеннары» акциясе старт алды

«Мәдәни шимбә. Балаларга Россия халыклары уеннары» акциясе старт алды

admin 24.07.2023

Ел саен узучы һәм Россия халыкларының гореф-гадәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Мәдәни шимбә» акциясе быел традицион балалар уеннарына багышланган.

Уеннар һәм күңел ачу һәр халыкның мәдәниятендә аерым бер урынны били, көндәлек тормышның аерылгысыз бер өлеше һәм бәйләм чараларының мәҗбүри элементы булып тора. Халык уеннары ярдәмендә балалар вакытларын да күңелле уздырганнар, җитезлеккә һәм батырлыкка өйрәнгәннәр.

24-30 июль көннәрендә мәктәп укучылары Россиянең төрле төбәкләренә хас булган борыңгы уеннар белән таныша алачак: Донецк Халык Республикасы, Мордовия Республикасы, Карелия Республикасы, Карачай-Черкесс Республикасы, Чукотка автономияле округы, Воронеж һәм Вологда өйлкәләре. Акциягә кушылган балалар шулай ук үзләренең иҗади һәм оештыру осталыкларын күрсәтә алачак.

Акциядә катнашу өчен үз төбәгеңә хас булган традицион уенны видеога төшереп, аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңә #игрыкдш хештегы белән куерга кирәк.

Барлык эшләрне составына Россиянең халык мәдәнияте өлкәсендәге танылган әһелләре кергән комиссия бәялиячәк. Алар ук «Культурадляшкольников.РФ» порталына урнаштырылган 30 иң әйбәт роликны сайлап алачак.

ТР Мәдәният министрлыгы материалы тәҗемәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57