10 сентябрь көнне Казанның Кремль яр буенда «Мәдәниятләр мозаикасы» VIII этноконфессиональ фестивале узачак. ТР башкаласы халкы һәм кунаклары өчен кызыклы күңел ачу программасы әзерләнгән – милли киемнәр парады, Идел буе халыклары аш-суы, этномаркет һәм бәйрәм концерты. Чараның хедлайнеры буларак Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сүләренчә, фестиваль республикабыз һәм бөтен Идел буе халкы өчен бер дигән чара, шуңа күрә чараны онлайн режимда да карап булачак. Узган ел фестивальдә 15 мең тамашачы катнашкан, ә Интернет аша бәйрәмне 3 мең кеше караган.
Быел фестивальдә Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Мордовия һәм Марий Элдан танылган халык коллективлары чыгыш ясаячак.
«Фестиваль республиканың мәдәни тормышында кызыклы күренеш булачак. Без коллективлардан программаларын барлык милләт вәкилләре өчен дә кызыклы булырлык итеп төзергә сорыйбыз», – дип сөйләде Ирек Шәрипов.
Кремль яр буенда фестиваль барышында милли киемнәр парады узачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Парад Милли кием көненә багышланачак, дип хәбәр итте режиссер Гөлназ Шәрипҗанова.
Көн дәвамында халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе, этномаркет һәм Татарстанның традицион конфессия мәйданчыклары эшләячәк.
«Мәдәниятләр мозаикасы» фестиваленә бөтен гаилә белән килергә кирәк. Биредә төрле яшьтәге кешеләр өчен күңел ачу чаралары каралган», – дип адлатты Гөлназ Шәрипҗанова.
Бәйрәмнең махсус урынында милли тәм-томнардан да авыз итәргә мөмкин булачак. Ирек Шәрипов билгеләп үткәнчә, узган ел фестиваль кунакларына Удмуртия пәрәмәчләре аеруча ошаган, аларны 3 мең порциядән артык сатып алган.
Моннан тыш кунаклар өчен бәйрәм концерты да әзерләнгән. Анда Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы коллективлары һәм күрше төбәкләрдән чакырылган артистлар катнашачак. Фестиваль тамашачылары өчен Чувашстаннан Августа Уляндина, Удмуртиядән «АйКай» дәүләт ансамбле, Марий Элдан «Чоным Почын Мурена», Zakaria төркеме һәм Самарадан «Волга-фолк Бэнд» проекты чыгыш ясаячак. Концерт Фирдүс Тямаевның ике сәгатьлек чыгышы белән тәмамланачак.
Чараның партнерлары да – «Европа-Азия» Халыкара Яңа музыка фестивале һәм Татарстанның «Китап радиосы» радиостанциясе – үз чыгышларын тәкъдим итәчәк. Алар «Мәдәниятләр мозаикасы» тамашачыларына Казан һәм Калмыкия артистлары номерларын әзерли.
Фестиваль мәйданчыклары 14:00 дән 22:00 гә кадәр эшләячәк, чараның тантаналы ачылышы – 15:00 сәгатьтә. Фестивальгә керү ирекле.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге