Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивалендә Германиянең татар берләшмәсе катнашачак

Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивалендә Германиянең татар берләшмәсе катнашачак

admin 08.09.2017

(8 сентябрь, 2017 ел) 9 сентябрьдә Саксония-Анхальт федераль җирлеге башкаласында, Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивале узачак. Анда шулай ук идарә рәисе Венера Вәгыйзова җитәкчелегендә Германиянең «Татарлар Дойчланд» татар берләшмәсе активистлары катнашачак.

2013

Фестиваль программасында татар халкы тарихы мәдәнияте һәм этнографиясе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кунаклар татар милли киемен, Татарстан фотосурәтләрен карый, татарларның көнкүреше, музыкасы, җырлары белән таныша алачак. Шулай ук аларга Татарстанның бүгенгесен чагылдырган туристлык буклетлар тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш барлык теләгән кеше өчен татар милли аш-суы буенча Зимфира Гыйззәтуллина, Гүзәлия Бениш, Джулия Герасимова мастер-класс уздырачак. Биредә кыстыбый, пәрәмәч, өчпочмак, чәк-чәк, кош теле кебек ризыклар пешерүдә катнашып, аннан соң аны авыз итәргә мөмкин булачак.

Әлеге фестиваль Идел буе халыкларына багышланган танып белү кичәләрен ачып җибәрә. Аны уздыруны Германиянең «Татарлар Дойчланд» татар берләшмәсе тәкъдим иткән.

1 октябрьдә Берлинда шулай ук татар биюләре буенча хореограф Нигина Әхмәдуллина мастер-класс үткәрәчәк. Ул әлеге чарада катнашу өчен Берлинга махсус киләчәк.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: 3 ноябрь көнне «Зур этнографик диктант» акциясе узачак
Далее: Республикада «Татарстан — уртак йортыбыз 2017» фестиваленең зона сайлап алу турлары төгәлләнде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57