Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Май чабу бәйрәме — 2021: Казанда кышны озаттылар, язны каршы алдылар һәм карачкы яндырдылар

Май чабу бәйрәме — 2021: Казанда кышны озаттылар, язны каршы алдылар һәм карачкы яндырдылар

admin 13.03.2021

(13 март 2021) Казанның Кремль яр буенда «Май чабу» славян мәдәнияте бәйрәме узды. Чара берничә мең казанлы һәм шәһәр кунакларын җыйды.

IMG_0859

Рәсми ачылыш алдыннан бәйрәм мәйданчыгында декоратив-гамәли сәнгать осталары, халык иҗаты һәм һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе башланып китте, шулай ук бәйрәм коймаклары һәм тәм-томнары белән сыйладылар.

Бәйрәмнең ачылу тантанасында Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары катнашты.

IMG_0559

ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бәйрәмне ачканда, Татарстанда яшәүче 173 милләт һәм халык туган телдә сөйләшә, җырлый, традицион гореф-гадәтләрне саклый, киләчәккә ышаныч белән карый ала һәм моңа хокуклы, дип билгеләп үтте.

«Без һәрчак билгеләп үтә торган Май чабу бәйрәме һәм башка халыкларның бәйрәмнәре уртак, традиционга әверелде, алар безне менә шундый мәйданнарда һәм көндәлек тормышта берләштерәләр. Без моның белән горурланабыз!», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

IMG_0578

«Бүген Казанда бу вакыйганы, гасырлык традицион халык бәйрәмен билгеләп үтә торган мәйданчыклар күп. Май чабуны бәйрәм итүне традициягә алган барлык халыклар бүген биредә. Бу — бәйрәмнең үзенчәлеге булып тора!», — дип сөйләде ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе Рәисе Ирина Александровская бәйрәмне ачу тантанасында һәм барысын да күңел ачырга чакырды.

IMG_1236

Тантаналы ачылудан соң бәйрәмнең төп сәхнәсендә республиканың төрле милли берләшмәләре коллективлары һәм башкаручылары катнашында бәйрәм концерты башланды. Май чабу бәйрәменең кульминациясе карачкыны яндыру булды.

ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Мэриясе ярдәме белән «Май чабу 2021» славян мәдәнияте бәйрәмен уңышлы үткәрделәр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57