(22 февраль) Кичә Казанның “Әкият” курчак театры янындагы боз шәһәрчеге территориясендә республиканың эстрада йолдызлары һәм иҗат коллективлары катнашында, «Май чабу-2014» — Масленица бәйрәме узды.
Аны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты, Казан шәһәре Башкарма комитеты оештырды. Май чабу — керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Бу көнне казанлылар гаиләләре, килгән кунаклары белән бәйрәм иттеләр, театральләштерелгән концерт программаларын тамаша кылдылар, тау шуу, ташкала яулау кебек төрле кышкы уеннарда катнаштылар. Боз шәһәрчегенең барлык мәйданчыкларында да сәүдә рәтләре эшләде. Аниматорлар тамашачылар белән интерактив уеннар үткәрде, шулай ук алар кайнар коймак белән дә сыйланды. Май чабу йоласы карачкы яндыру белән тәмамланды.
Искәртеп үтәбез: Май чабу йоласы бик борынгыдан, мәҗүсилек чорыннан килә, ягъни аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.
Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята.
Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган.
Май чабуның төп атрибуты — кояш символы булган түгәрәк коймак һәм ул атна буена һәр гаиләдә пешерелә. Бәйрәм табыны аеруча бай була, йола ашларыннан ботка, коймак, бәлеш куела. Җиденче ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана.
Соңыннан “коймаклы атна”га 40 көнлек православие уразасы (Великий пост) килә. Май чабу бәйрәме ел да шушы ураза башланган көнгә карап төрле елда төрле вакытта килә.