Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Махачкалада Татарстан белән Дагыстанның Халыклар дуслыгы йортлары җитәкчеләре очрашты

Махачкалада Татарстан белән Дагыстанның Халыклар дуслыгы йортлары җитәкчеләре очрашты

admin 06.02.2018

(6 февраль 2018) Татарстан Республикасы делегациясенең Дагыстан Республикасына кылган сәфәре кысаларында ике республиканың Халыклар дуслыгы йортлары җитәкчеләре Ирек Шәрипов белән Аида Алиева очраштылар.

Ирек Шәрипов сәфәр барышында Россия халыклары дуслыгы Музеенда, милли костюм һәм милли уен кораллары лабораториясендә булды.

DSC_0034

Музей буенча экскурсия барышында Халыклар дуслыгы йорты белгечләре предметларның төрле хронологик һәм этнографик характерда булуларын билгеләп үттеләр.

Музей эшчәнлегенең максаты – ил үсешенең төрле тарихи этапларында Россия халыкларының милләтара һәм динара аралашуы проблемаларын, шулай ук Россиянең полиэтник җәмгыятен үстерү проблемаларын яктырту белән бәйле булган бурычларны чишүдән гыйбарәт.

DSC_0195

Үз чиратында Ирек Шәрипов кызыклы экскурсия өчен Аида Алиева белән оешма хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде, үзара хезмәттәшлекнең мөһим булуын билгеләп үтте.

«Дагыстанда Россия халыклары дуслыгы Музее кебек уникаль урын булу өчен мин бик шат. Биредә кунаклар Россия халыклары мәдәнияте белән таныша ала, Россия халыклары үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында билгеле бер мәгълүмат ала. Бу – һәр кешенең шәхси аң-белемен арттыруда мөһим нәрсә булып тора», — дип сөйләде ул.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан яшьләрен “Бер телдә” дигән конкурста катнашырга чакыралар
Далее: Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең көнкурентлык өстенлегебез милләтара тынычлык һәм татулыкта»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57