Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мальцев һәм Вәлитова – Казандагы ДЧда алтын призерлар

Мальцев һәм Вәлитова – Казандагы ДЧда алтын призерлар

admin 31.07.2015

(31 июль, 2015 ел) Икенче урында – Америка спортчыларыРоссия спортчылары Александр Мальцев һәм Дарина Вәлитова Казанда уза торган Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатында микст дуэтларның ирекле программасында алтын медаль яулады. Мальцев катнаш дуэтлар дисциплинасында Дөнья чемпионатының алтын бүләген алуга ирешкән Россиянең беренче спортчысы булды.

Россиянең катнаш дуэты чыгышы өчен судьялар 91,7333 балл куйды. Икенче урынга россиялеләрдән аз гына калышып, 91, 4667 балл белән америкалылар Билл Мэй һәм Кристина Лам-Андервуд (91,4667) чыкты. Искәртеп узабыз: техник программада алар россиялеләрне узып, алтын медаль алган иде. Өченче урынны 89,3333 балл белән Италиядән Джорджио Минисини һәм Марианджела Перрупато яулады.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57