(15 июль 2020) Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы булды.
Комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов берничә юнәлештәге эшче төркемнәргә бүленеп эшләячәкләре хакында әйтте. Беренче төркем милли мәгарифкә багышлана.
Мәгариф оешмалары эшчәнлеген, укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне һәм уку әсбапларын яңарту, федераль структуралар белән эшләү буенча эшче төркем белән Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җитәкчелек итәчәк.
«Милли белем бирү — гаять каршылыклы четерекле хезмәт. Министрлык бу эшне эзлекле алып бара. Федераль министрлык белән дә эшләргә кирәк. Республикабызның үз эчендә башкарасы эшләре дә җитәрлек. Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүне мөмкин кадәр тизләтергә кирәк», — диде Марат Әхмәтов. Ул татар теленнән 1-4 сыйныфлар өчен яңа буын дәреслекләрне мәктәпләрдә киң кулланышка кертү мөһимлеген әйтте.
«Элегрәк татар теле дәреслекләре катлаулы диләр иде, бүген яңа буын дәреслекләр эшләнә. Күбрәк коммуникатив алымнарны җигеп эшләргә кирәк. Укыту программасында сөйләм теленә өстенлек бирергә кирәк дигән фикерләр ишетәбез», — диде Марат Әхмәтов.
Милли мәгарифнең ресурслар белән тәэмин ителешендә җитмәүчелек булса, комиссия рәисе республика Президентына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булганын искәртте.
«Татар теле укытучыларының дәрәҗәле статусын булдыру. Гамәлдәге грантларны, конкурсларны нәтиҗәлерәк итү кирәк. Яңа кызыксындыру чаралары табылса да, зыян булмас», -диде.
Марат Әхмәтов фикеренчә, мәктәпләрнең ата-аналар белән эшен анализларга кирәк.
«Элемтә һәркайда да бармы, әллә сыекмы? „Мәгариф“, „Гаилә һәм мәктәп“ журналын да эшкә җәлеп итәргә мөмкин. Конкурслар, грантлар тәкъдим итәргә исәбе бар икән, комиссия исеменнән финанс ярдәмен дә күрсәтергә әзербез. Бу эшне журнал үзенең җигелеп тарта торган эше итеп алсын иде. Безгә мәктәп һәм ата-аналарны тулы канлы гаилә итеп берләштерергә кирәк», — дип белдерде.
«Бөек татар шәхесләре исемен йөрткән мәктәпләр бар, аларның кайберләрендә белем татар телендә бирелми», — диде Марат Әхмәтов.
Ул Ризаэтдин Фәхретдин, Һади Атласи, Муса Җәлил, Мулланур Вахитов, Бакый Урманчы исемендәге мәктәпләрне мисалга китерде.
«Бу милли үзаңыбыз сүрелә баруын күрсәтә», — диде комиссия рәисе.
Ул республиканың 21 район үзәгендә татар телле мәктәпләр булмавын искәртте. Бик күп мәктәпләрдә татар телендә башлангыч сыйныфта гына укытыла.
«Республика күләмендә 1382 белем бирү оешмасының 979ында гына 50 мең 306 укучы белем һәм тәрбия чараларын татар телендә ала. Әгәр бу саннарны процентларга күчерсәк, республикада татар милләтеннән балаларга ана телендә белем бирү 25,2 процент тәшкил итә. Муниципаль районнар буенча бу күрсәткеч 31,1 процент. Казанда 22,4, Яр Чаллыда 31,6 процент. Бу саннар республика буенча зур дип әйтмәс идем», — диде Марат Әхмәтов.
Ул федераль кануннар нигезендә, татар телен фән буларак укыту ата-аналар ризалыгы белән булырга тиешлеген күздә тотып, бу мәсьәлә мәктәп һәм гаилә бердәм булса гына хәл ителә алуын ассызыклады.
«Татар теленең бүгенге проблемасы — республикабызда күпләгән милләтәшләребездә телебезгә карата рухи ихтыяҗның кими баруы. Аңа үзебезнең милли горурлыгыбыз, әти-әни теле итеп карау түгел, миңа тормыш өчен нәрсә бирә соң ул дигән мөнәсәбәт бар. Милләт өчен бу вак җанлылык куркыныч», — диде комиссия рәисе.
Марат Әхмәтов фикеренчә, төрле дәрәҗәдәге дәүләт, муниципаль структураларда эшне көчәйтү мөһим.
«Тел язмышына битарафлык сизелеп тора. Мәгариф, мәдәнияттә күпме яңа объектлар төзелә, ләкин алар милли мәнфәгатьләргә җитәрлек дәрәҗәдә хезмәт итәме икән?! Мәдрәсәләр дә, югыйсә, чиста татар телендә булырга тиеш. Хәтта ислам университетында да татар телендә укыту көннән-көн югала бара» — диде ул.