Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мари илендә Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерделәр

Мари илендә Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерделәр

admin 25.02.2015

(25 февраль 2015) Йошкар – Ола шәһәрендә эшләп килүче “Республиканың татар мәдәнияте үзәге”ндә  шаулап – гөрләп Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган зур мәдәни чара узды. Муса Җәлилнең шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтергә кирәкле бу конкурс инде 18 енче тапкыр үтте.

Конкурсны шәһәребезнең мәдәният бүлеге җитәкчесе Владимир Михайлович Хрулев ачып җибәрде.

Конкурс елдан – ел зурая, колачын җәя. Башта шәһәр күләмендә генә уздырыла торган бу конкурс инде күптән Республика күләмендә уза. Республиканың татар теле укытыла торган һәр мәктәптән катнашучылар килә. Конкурста катнашучылар  ике телдә Җәлилнең шигырләрен укыйлар.  Йошкар – Ола мәктәпләрдән башка быел тагын 4 районнан 8 мәктәп укучылары катнашты.

Без, конкурсны оештыручылар,  катнашучыларның шулай матур, эчтәлекле итеп сәхнәләштерелгән чыгышларыннан ел саен бер нәтиҗәгә киләбез – бу конкурс үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү өчен бик кирәк. Шулай ук бу мәдәни чарада катнашучылар сөекле шагыйребез Муса Җәлилнең иҗаты белән дә якыннан танышалар.

Конкурсны уздырыга булышлык күрсәткән “Идел яшьләр үзәге”нә, Йошкар – Ола шәһәрехакимиятенә,  мәктәп директорларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Марий Эл Республикасының “Республиканың татар мәдәнияте үзәге” хезмәткәрләре

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57