Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Мәскәү шәһәренең «Хәзинә» вокаль-хореография ансамбле чыгыш ясады. Программа Мәскәү татарлары оешмасы тарафыннан оештырылган иде. (ФОТО)
Илмира Галимова җитәкчелегендәге ансамбль Казан тамашачысына «Саумы, Казан!» исемле программаны тәкъдим итте. Артистлар татар телендә җырлы-биюле тамаша куйдылар.
«Хәзинә» ансамбле Мәскәү шәһәре Татар мәдәни үзәгенең үзешчән һәм иң яшь коллективларының берсе. Аның оешуына 4 ел. Коллектив составында Россиянең төрле төбәкләреннән булган татарлар чыгыш ясый – яшьләр, олылар һәм балалар. Алар барысы да илебез башкаласында яши һәм татар мәдәниятен саклау белән шөгыльләнә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге