Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәү артистлары Дуслык йортында чыгыш ясады

Мәскәү артистлары Дуслык йортында чыгыш ясады

admin 16.04.2023

Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәге коллективы — «Тальян» татар җыры театры артистлары Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында концерт программасын тәкъдим итте.

Тамашачылар каршында Россиянең һәм Татарстанның Атказанган артистлары һәм мәдәният хезмәткәрләре, халыкара конкурслар һәм фестивальләр Лауреатлары чыгыш ясады. Алар башкаруында татар композиторларының классик әсәрләре һәм заманча эстрада җырлары яңгырады. Шулай ук рояльдә музыкаль композицияләр башкарылды.

«Бу безнең Казан шәһәренә бишенче иҗади сәфәребез. Тамашачыларга җылы каршы алулары һәм артистларыбызның башкару осталыкларын югары бәяләгәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Яңа очрашулар көтеп калабыз», – дип бүлеште кичерешләре белән Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе Советы әгъзасы, концерт продюсеры Рафек Вәлитов.

Концерт Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57