Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Мәскәү һәм Ярославльдән этник мода һәм музыка белгечләре булды: җырчы, продюсер, «Культмост.Россия.Этно» проекты җитәкчесе Владимир Овчаров һәм модельер, «Мода — народное достояние» фестивале проекты авторы Ольга Денисова.
Экскурсия барышында кунакларга Татарстан халыклары Ассамблеясе, Дуслык йорты тарихы, Татарстан халыклары арасындагы дуслык һәм тынычлыкны, шулай ук телләр һәм мәдәниятләрне саклауга юнәлдерелгән төп проектлар турында сөйләделәр.
Соңыннан кунаклар Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов белән очраштылар һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча фикер алыштылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге