Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Элина Якупованың «Матурлык ничек туа: бер останың тарихы» күргәзмәсе ачылды.
Җырчы Җәкәү җорты нур, җылылык белән тулды. Чөнки, мәдәни үзегебездә — Элина Якупованың «Матурлык ничек туа: бер останың тарихы» дип исемләнгән этник сәнгать эшләре күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмә ачылышына бик күп мәртәбәле кунаклар да килде. Алар арасында: Татарстан Республикасы Раиса департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары, Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы укытучысы Ильнур Бакиров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева, Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы укытучысы Роза Альмяшева, Татарстан Халыклар дуслыгы йортының күргәзмә эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Роман Азимов. Шулай ук талантлы останың якыннары, туганнары җыелды.
Чараның концерт өлешен Җырчы Җәкәү җорты каршында эшләп килүче «Казансу» фольклор ансамбле чыгышы бизәде. Күргәзмә ачылышын Павел Александров алып барды.
Матур, эчтәлекле, җылы кичә булды. Күргәзмәдә авторның 20 гә якын эше тәкъдим ителде. Күз явын алырлык бу сәнгать әсәрләрен үз күзләрең белән күреп, хозурланырга зарур.
Сез дә Элина Якупованың «Матурлык ничек туа: бер останың тарихы» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсен 2025 елның 14 февраленә кадәр һәр эш көнендә 10:00-16:00 га кадәр килеп үз күзләрегез белән күрә аласыз.
ТХДЙ мәгьлүмат үзәге , Кряшен җорты материаллары буенча