Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәдәниятләр мозаикасы — 2020: саннар һәм фактлар

Мәдәниятләр мозаикасы — 2020: саннар һәм фактлар

admin 07.09.2020

(7 сентябрь 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты Казан шәһәрендә узган  «Мәдәниятләр мозаикасы» VI Республика этноконфессиональ фестиваленә нәтиҗә ясады. (ФОТО) (ВИДЕО 1) (ВИДЕО 2)

 

Мозаика культур 2020 Казань

168 меңгә якын кеше фестивальнең анонс видеотасмасын караган. Тасма Интернет челтәренә 1 сентябрь көнне куелды һәм барлык социаль челтәрләрне, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларын колачлады.

Мозаика культур 2020 Казань

Социаль челтәрдәге 56 берләшмә һәм аккаунтта «Мәдәниятләр мозаикасы» фестиваленең онлайн-трансляциясе барды. Туры эфирны 110 меңгә якын кеше карады.

Онлайн-концертны ТР атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина ачты. Концертта шулай ук «Zakaria» фолк-төркеме, «Аргымак» фолк-рок төркеме (турыдан-туры Уфадан кушылып), «Торама» мордва фолк-төркеме, «Ялар» этно-рок төркеме, Shoner Paul удмурт башкаручысы, «У Ен» фолк-панк төркеме, Dj Bubble Gum һәм Folk Art дуэты, Мәскәү шәһәреннән «Репа» фолк-төркеме катнашты. Коллектив һәм аерым башкаручыларның чыгышлары этник стильдәге киемнәр коллекциясен күрсәтү һәм оффлайн-мәйданчыкка кушылу белән алышынып барды.

Мозаика культур 2020 Казань

Декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсендә Россия Федерациясенең 5 төбәге осталары катнашты. Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл һәм Самара өлкәсе осталары ювелир эшләнмәләр, милли кием коллекцияләре, милли чигү бизәкләре, сувенирлар һәм милли курчаклар тәкъдим итте.

uBQFYwIOohA

Онлайн һәм оффлайн форматта 7 этник стильдәге кием коллекциясе күрсәтелде. Татарстанлы модельер Катя Борисова, Юлия Әхмәтҗанова, Евгения Кошкина, «Идел Маркет» мода театры, «Lada Sergunina»дан тыш фестивальдә Мордовиядән «Narmun Fashion» мода театры, Удмуртиядән «Сарапульская парочка» һәм Самара өлкәсеннән «Продвижение» ассоцияциясе катнашты.

Мозаика культур 2020 Казань

20дән артык милләт коллективлары һәм аерым башкаручылары «Мәдәниятләр мозаикасы» офлайн-концертында чыгыш ясады: татар, рус, чуаш, удмурт, мордва, мари, керәшен, башкорт, индус, үзбәк, әзербайҗан, казах, таджик, Дагыстан халкы, кыргыз, әрмән, конголезлы, грузин, кубинлы, корея, төрек.

Мозаика культур 2020 Казань

2 меңнән артык Казан халкы һәм шәһәр кунаклары Иске Татар бистәсендә узган «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале мәйданчыгында кунак булды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57