(2 апрель 2015) Татарстан халыкларының Дуслык Йортында чираттагы толерантлык дәресләре узды.
Исегезгә төшерәбез, 7-нче класс укучылары (12-13 яшьлек балалар) өчен әзерләнгән “Толеранлык дәресләре” проекты узган 2013-2014 уку елында Россия күләмендә уникаль проектларның берсе дәрәҗәсенә күтәрелде.
Дуслык Йорты 25 дәрес уздырды. Әлеге дәресләрдә Казан шәһәреннән генә дә 5 меңнән артык бала катнашты.
Дуслык дәресләренең төп максаты – балаларда Татарстандагы уникаль мәдәни төрлелекне һәм үзара аңлашуны, туган җирдә гасырлар дәвамында барлыкка килгән бердәмлекне саклау һәм ныгыту, милләтара килешү, толерантлык һәм Республикада яшәүче барлык халыкларның мәдәни-тарихи традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.
Толерантлык дәресе кысаларында балалар Дуслык Йорты музеена сәяхәт кылалар, милли-мәдәни автономия җитәкчеләренең Дуслык Йортындагы эш тәртибе белән танышалар, төрле милләт балалары башкаруындагы җыр-биюләрдән торган концерт программасы, “Балалар салават күперендә” театры артистлары куйган мюзикл карыйлар, фотоларга төшәләр.