(24 август 2021) Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында 28 август көнне Менделеевск районының Ижевка авылында «ETNO-яулык» фестивале узачак.
«Яулык — милләт символы. Бу чараның асылы Менделеевск районында гына түгел, ә бөтен Россия буенча яшәүче милләтләрнең дуслыгы һәм берләшүе», — дип сөйләде районның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Шиһапова.
«Яулык: милләт символы» фестивале — этнокультурада революция, мәдәни-массакүләм чараларның яңа форматы. Event-индустрия өлкәсендә истә калырлык вакыйга.
Менделеевск районының Ижевка авылында, Кама елгасы буенда төрле милләт вәкилләре җыелачак. Бәйрәм кысаларында катнашучылар милли, табигый ландшафт белән үрелгән, колоритка күмеләчәк: җыр-бию этнокомпозицияләре, милли уеннар, милли әкиятләр һәм милли әкият геройлары, милли ризыклар күргәзмәсе, яулыклар сату күргәзмәләре, кул эшләнмәләре һ.б. булачак.
Кунакларны һәм катнашучыларны АРТ-объект — милли яулыклар келәме каршы алачак.