Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Менделеевск районында регионара Удмурт яшьләре форумы узачак

Менделеевск районында регионара Удмурт яшьләре форумы узачак

admin 04.04.2017

(4 апрель, 2017 ел) 22-23 июньдә Менделеевск муниципаль районының Енабердино авылында «БиГерд» — «Без бердәм буын» регионара удмурт яшьләре форумы узачак. 

 

UGLYV7NtU0g

«БиГерд» — «Без бердәм буын» регионара удмурт яшьләре форумы «Гырон быдтон» республикакүләм удмурт мәдәнияты бәйрәме (2017 елның 24 июне) белән бер мәйданда һәм бер вакытта Менделеевск районының Енабердино авылында үтәчәк.

Форумның төп максаты — удмурт яшьләрен удмурт халкының йолалары һәм гореф-гадәтләрен, мәдәниятын популярлаштыру, телен һәм мәдәниятын үстерү, саклау һәм яңарту буенча алып барылучы эшчәнлеккә, шулай ук россиякүләм бердәмлек һәм милләтара берләшү идеяләрен хөрмәтләү принципларына нигезләнгән милләтара, мәдәниятара үсешкә җәлеп итү.

Форум актив удмурт яшьләре арасыннан потенциаль лидерларны билгеләү өчен шартлар тудырырга, яшь удмуртларга эшмәкәрләр, җәмәгать лидерлары һәм хакимият һәм идарә органнары вәкилләре белән аралашу өчен мәйдан булдырырга булышачак. Чара кысаларында удмурт милли киемнәрен кигән яшьләр тарафыннан зур масштабтагы флеш-моб күрсәтеләчәк.

Катнашучылар яше: 18дән 30га кадәр. Һәр районнан 1-2 катнашучы кабул ителә. Форумда барлыгы 50 кеше булачак.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары мастер-класс үткәрде
Далее: Татарның милли төсләре – яшел белән кызылмы? (татар дизайнеры фикерләре)

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57