Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Менделеевск районында ТРда Тел һәм халыклар бердәмлеге елы буенча киңәшмә узды

Менделеевск районында ТРда Тел һәм халыклар бердәмлеге елы буенча киңәшмә узды

admin 18.05.2021

(18 май 2021) Менделеевскта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев катнашында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча күчмә киңәшмә узды.

Утырыш башланыр алдыннан катнашучылар өчен Менделеевск районының мәдәни-мәгариф урыннары буенча экскурсия үткәрелде.

Менделеевск шәһәренең С.Гассар исемендәге мәдәният йортында катнашучылар халык-гамәли иҗаты күргәзмәсен карадылар һәм районның милли берләшмәләре вәкилләре белән аралаштылар.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев чыгышлары ачты.

Чара планында Татарстанның дүрт районындагы мәгариф оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә — Менделеевск, Әгерҗе, Алабуга һәм Мамадыш районнарындагы эшне оештыру турында докладлар тыңланды.

Утырышта Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57