Менделеевск районында удмурт яшьләренең «БиГерд» – «Без бердәм төен» Төбәкара җыены ачылды. Җыен Татарстан һәм Удмуртиядән 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге актив һәм иҗади яшьләрне үз эченә җыйды. 29 июньдә, республика күләмендәге «Гырон быдтон» бәйрәме кысаларында, 40 катнашучы өч көн дәвамында Яңабирде авылында яши, эшли, иҗат итә һәм ял итә.
Чарада Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе Рәисе урынбасары Дилара Дамар, Татарстан Республикасы удмуртлары милли-мәдәни мөхтәриятенең төбәк иҗтимагый оешмасын оештыручы һәм башкарма директоры Ольга Иванова катнаштылар.
«Бу форумның мөмкин кадәр яшьләрчә үтүен һәм безнең матур табигатебездән ләззәт алуыгызны бик телим. Моннан ерак түгел Удмуртия Республикасы һәм безнең тугандаш Можга шәһәре урнашкан. Җыен удмурт авылы Яңабирдедә уза. Җирле халык бу авылда бик игелекле. «Гырон быдтон» бәйрәмен этностильдә оештырып, югары дәрәҗәдә уздырырга тырышырбыз. Көч — күпмилләтлелектә, көч — яшьлектә. Сезгә барысы да ошар дип ышанам», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев сәламләү сүзендә.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге