Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ассамблея һәм Дуслык Йорты
  • Менделеевск укучыларына Дуслык һәм татулык турында сөйләделәр

Менделеевск укучыларына Дуслык һәм татулык турында сөйләделәр

admin 28.02.2019

(28 февраль 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Менделеевск шәһәрендә «Дуслык һәм татулык дәресләре» уздырды. Чарада җирле җиденче сыйныф укучылары төрле милләт кешеләре арасында дуслык мөнәсәбәтләрен урташтыру мөһимлеге турында белде. (ФОТО)

1

Дәрес җирле Халыклар дуслыгы йортында узды. Әлеге оешма Татарстан халыклары Ассамблеясенең Менделеевск шәһәрендәге вәкиллеге оештырган чараларны уздыра торган төп мәйданчык.

Чара башланыр алдыннан укучылар алдында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов һәм Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары бурычларын вакытлыча үтәүче Айдар Сәфәргалин чыгыш ясады.

2

Дәрес, гадәттәгечә, социаль группалар һәм төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре мөһимлеге турындагы телефильмнар караудан башланды. Укучыларга барлыгы дүрт картина күрсәтелде: «Моя страна – моя география», «Ботинки», «Камил – трус», «Арбуз».

3

Алга таба дәресне алып баручы балалар белән интерактив сораштыру оештырды: укучылар милләтара тематикага караган сорауларга актив рәвештә җавап бирделәр, үзара фикер дә алыштылар.

4

Чара ахырында Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортыннан килгән коллективлар катнашында концерт оештырылды. Кунаклар игътибарына һинд, үзбәк, таджик, татар һәм рус халыклары мәдәниятен чагылдырган вокал һәм хореография чыгышлары күрсәтелде.

5

Дәреснең интерактив өлешендә иң актив булган укучыларга бүләкләр дә әзерләнгән иде. Аларга брендлы футболкалар һәм флеш-браслетлар тапшырылды.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57