Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Менделеевскида «Дуслык Йорты» ачылды

Менделеевскида «Дуслык Йорты» ачылды

admin 19.11.2014

 Менделеевски шәһәрендә  Татарстан халыклары ассамблеясының күчмә утырышы узды, аны ассамблея рәисе — республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Капиталь ремонтланган район Мәдәният йорты бинасында Татарстанда бишенче Халыклар дуслыгы йорты ачылу әлеге чарага багышланган иде. Анда  татар, рус, удмурт, керәшен, мари һәм башка милләтләрнең 8 милли-мәдәни мохтарияте вәкиллекләре урнашкан. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та катнашты.

IMG_9637

Утырыш башланганчы, Фәрит Мөхәммәтшин С.Гассар исемендәге район Мәдәният йортының икенче катында урнашкан Халыклар дуслыгы йортының яңа кабинетлары һәм заллары мөмкинлекләре белән танышты.

Татарстандагы  Милли-мәдәни мохтарият вәкилләре һәм республика муниципалитетларындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы затлар җыелган утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Милләтләре ассамблеясының күчмә утырышлар форматы үзен яхшы яктан күрсәтүен билгеләп үтте: алар Алабуга, Әлмәт, Тәтеш, Түбән Кама, Яшел Үзәндә узган. Аларның максаты —  районнарның ТР Дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру буенча башкарган эшләрен һәм тәҗрибәсен күрсәтү.

IMG_9723

Ассамблея рәисе ассызыклаганча, милли-мәдәни мохтариятләрнең роле арта бара: хәзер ул республика халыкларының мәдәни традицияләрен саклап калуга гына кайтып калмый, ә килгән мигрантларның адаптацияләүгә дә кагыла.

«Быел Идел буе федераль округында мигрантларның саны 1 миллион 74 мең кешегә җитте, шул ук вакытта чит ил гражданнарының күпчелеге, 60 проценттан артыгы, Татарстан белән Башкорстан өлешенә туры килә. Бездә 10 айда якынча 150 мең кеше исәпкә бастырылган, 65,2 меңе яши, ә күпләре теркәлми дә», — дип статистика мәгълүматларын китерде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин республика халкына Украина качакларына аңлау белән карарга өндәде, алар арасында рус, украин, кырым татарлары да бар. Республикада аларның саны 1,5 мең кешегә җиткән.

IMG_9752

Утырышта Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Дуслык Йортының интернет-порталы ачылу  турында Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сөйләде.  Ул Россиядә тиңдәше булмаган,  барлык милли-мәдәни мохтариятләрнең 35 интернет-ресурсын берләштерүче бердәнбер портал.

Утырыш барышында Менделеевск районының ТРда Дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру буенча эше турында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, муниципалитетта, нигездә, татарлар яши һәм биредә алар — 52,7 процент, руслар — 35,6, удмуртлар — 4,4, керәшеннәр — 4,3, марилар — 4 процент. Районда милли бәйрәмнәр, концертлар һәм башка мәдәни чаралар үткәрелә.Укыту процессы ике дәүләт телендә алып барыла.

Утырышны тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан горурланган дуслык һәм тынычлык бер мизгелдә генә ирешелмәгән, ә гасырлар буе тупланган, дип билгеләп үтте. Замандашларның һәм киләчәк буыннарның бурычы — әлеге байлыкны саклап калу. «Республикада милләтара мөнәсәбәтләр, төрле низагларны кисәтү өлкәсендә эшләүнең иң яхшы формалары табылган. Без бик тә мөһим эш белән шөгыльләнәбез», — дип ассызыклады ТР парламенты спикеры.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57