Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Менделеевскта яшьләр Ассамблеясенең сан буенча сигезенче вәкиллеге ачылды

Менделеевскта яшьләр Ассамблеясенең сан буенча сигезенче вәкиллеге ачылды

admin 20.09.2018

(20 сентябрь 2018) Менделеевскта Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе вәкилләре белән җирле яшьләр активы очрашуы узды. Нәтиҗәдә биредә яшьләр Ассамблеясенең сан буенча сигезенче вәкиллеге ачылды.

Әлеге очрашуда Менделеевск муниципаль районы мәдәният идарәсе башлыгы Екатерина Шигапова һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенең биредәге вәкиллеге җитәкчесе, Менделеевск халыклары Дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова катнаты.

BTikLdtXA-Y

Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе урынбасары Амриддин Камолов җирле яшьләрне «Многоликий Татарстан» проекты һәм видеотасмалар аша оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук ул Россия яшьләре грант проектлары һәм аларда катнашу шартлары турында сөйләде.

1793dfde6db86bf44407df5e803d68ce

Очрашуда катнашучыларны МУВИ форум-театрының яңа эксперименталь куелышында катнашырга да чакырдылар.

«Яңартылган сценарийның тамашачыларда яхшы хисләр тудыруы безне куандырды. Егетләр һәм кызлар туган проблемадан чыгу өчен берничә юл тәкъдим иттеләр һәм, стериотипларны җимереп, конфликтның уңай чишелешен таптылар», — дип сөйләделәр оештыручылар.

1d9cfb45d37e2f7ff5c96e735171d575

Очрашу ахырында Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясенең Менделеевсктагы вәкиллеге җитәкчесе итеп Миләүшә Гыйзатуллина сайланды. Ул ААҖ «Сетевая компания»дә инженер булып эшли.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда яшьләр Ассамблеясенең җиде вәкиллеге эшли иде: Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Нурлат һәм Чистай районнарында. Менделеевсктагы вәкиллек сан буенча сигезенче булды.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан тәҗрибәсе белән «Золото тюрков» форумында бүлештеләр
Далее: Разил Вәлиев: «Татар халкының үсеш стратегиясе – кирәкле документ»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57