Казахстаннан Нур-Солтан шәһәренең «Тан» татар-башкорт этномәдәни үзәге вәкилләре, Үзбәкстаннан Шанхай хезмәттәшлек оешмасы халык дипломатиясе үзәге директоры Кабулжон Сабиров, Кыргызстаннан Кыргызстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары Зөһрә Шидакова, Таҗикстаннан Таҗикстанның чит илләр белән дуслык һәм мәдәни элемтәләр җәмгыяте рәисе урынбасары Мөшәррафә Шәрипова элемтәгә чыкты.
Бу вакытта бәйрәм мәйданчыгында үзенчәлекле көч сынашу ярышы узды: катнашучылар кыска вакыт эчендә 10 метрга автомобильне тартып китерергә тиеш иделәр. Теләк белдерүчеләр күп булуга карамастан, призлы урыннар нибары өчәү генә булды. Төп приз — 15 мең сум — иясе автомобильне 10 секундтан да кимрәк вакыт эчендә өстерәп китерә алды.
Шулай ук бәйрәм барышында иң яхшы пылау да сайланды. Нәүрүз кысаларында оештырылган пылау фестивалендә төрле илләр һәм аларның аерым төбәкләре өчен традицион булган берничә төрле пылау төре тәкъдим ителде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2022 елда иң яхшы пылау дип таҗик варианты билгеләнде.
Аерым мәйданчыкта үз программаларын Биектау районы иҗат коллективлары һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре оештырды. Концерт программасыннан тыш, алар спонсордан — Биектау «Елмай» сөт кооперативыннан — лотерея оештырдылар.
Бөтен бәйрәмне турыдан-туры эфирда кару мөмкинлеге дә тудырылган иде: трансляция Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының Вконтакте төркемендә алып барылды. Нәтиҗәдә, видеоны Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә карадылар.
Бәйрәм «Нәүрүз гүзәле» конкурсы белән тәмамланды, анда төрле милләт кызлары ел саен уздырыла торган мактаулы титул өчен көч сынаштылар. «Нәүрүз гүзәле»нең беренче һәм икенче вице-мисс титулларын Төркмәнстан һәм Үзбәкстан вәкилләре Мәхриҗамал Ходжанязова һәм Гөлнара Әхмәдова яулады. «Нәүрүз гүзәле» титулына Азәрбайҗаннан Айшан Алекперова ия булды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге