(3 декабрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Мин яратам сине, тормыш” (“Я люблю тебя, жизнь”) исемле тантаналы чара үтте. Ул халыкара инвалидлар көненә багышланган иде.
Әлеге традицион чара инвалидлар декадасы кысаларында узды. Оештыручысы – Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.
Концерт көчле рухлы кешеләрнең тормыш мизгелләрен чагылдырган видеотасма караудан башланды. Паралимпийцлар, музыка, вокал, хореография, иҗат, спорт белән шөгыльләнүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләр – аларны бер авырлык та сындыра алмаган.
Чарада КДМСУ студентлары, Казан шәһәре районнарының үзешчән сәнгать вәкилләре һәм “Казан” бию ансамбленең хореография студиясе, Рөстәм Асаев кебек профессиональ артистлар катнашты. Алар белән бергә сәхнәдә физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр дә чыгыш ясадылар. Алар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм тамашачыларны сокландырдылар.
Тантаналы чарада Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Алсу Асадуллина, Казан шәһәре Думасы депутаты, Казан шәһәренең 18 номерлы шәһәр хастаханәсе баш табибы Рөстәм Бакиров, Казан шәһәре Думасы депутаты, Балалар Республика клиника хастаханәсе баш табибы Рафаэл Шәвәлиев, шулай ук халыкара класслы спорт мастеры, армрестлинг буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Лилия Гайнуллина бар иде.
“Иң мөһиме, үзара игътибарлы булырга, үзара аралашырга мөмкинлегебез бар. Без һәрвакыт бергә. Сезнең тормышыгызны күзәтү нәтиҗәсендә, физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән күп кенә кешеләр бик көчле рухлы булалар дигән фикергә киләбез. Тормыш шулай җайланган. Беркайчан да сыгылмавыгыз һәм башыгызны горур тотуыгыз өчен мең рәхмәт сезгә”, — дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Алсу Асадуллина.
Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге