Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәшһүр испан драматургы һәм шагыйре Федерико Гарсиа Лорка әсәре буенча куелган “Өметсез хыяллар” спектакленең яңартылган премьерасы була

Мәшһүр испан драматургы һәм шагыйре Федерико Гарсиа Лорка әсәре буенча куелган “Өметсез хыяллар” спектакленең яңартылган премьерасы була

admin 12.02.2015

(12 февраль)  Спектакль К. Тинчурин театры тарафыннан 2008 елда куелган иде. 

Бернарда  Альба —  балаларына бары яхшылык һәм бәхет теләүче ана. Бернарда Альба йорты — кызларын саклау өчен төзелгән ныгытмага тиң. Ләкин әлеге өй кызлар өчен яшәү шатлыгын тою, яраткан кешең белән аралашу, ана булу бәхетен татудан мәхрүм итә торган чын төрмәгә әверелә. Алар, тышкы дөньядан биек, караңгы диварлар белән аерып куелганга, кояш  нурларына тилмергән чәчкәләр кебек сулалар.

Кызларын сукырларча яраткан Бернарда, аларның  кияүгә чыгуы турында ишетергә дә теләми, чөнки кияү булырга тиешле кеше аның кызларына тиң түгел дип саный. Үз киресенә катып, ул хәтта кызларының картая баруы һәм аларның кайчан да булса кияүгә чыга алулары турында уена да китерми. “Аларга болай да яхшы!”,- дип саный ул.

Кайсы яхшырак: сукырларча ана мәхәббәтеме, әллә инде ата- ананың җавапсызлыгымы? Балаларның кайчан үсеп җитүен һәм аларга ата-ананың артык кайгыртуы кирәк түгеллеген кем хәл итә? Бөек испан әдибе Федерико Гарсиа Лорканың “Өметсез хыяллар” (“Бернарда Альба йорты”) спектаклен карагач, әлеге һәм башка сораулар үзеннән- үзе туа.

Режиссеры — Рәшит Заһидуллин, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Сценография авторы — Роман Моров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Спектакльдә катнашалар: ТРның халык артистлары Тәслимә Файзуллина, Ләлә Миңнуллина, ТРның атказанган артистлары: Әлфия Хәсәнова, Миләүшә Нәҗмиева, Зөлфия Зарипова, Зөлфия Вәлиева, Гөлназ Нәүмәтова, артистка Гөлчәчәк Хафизова.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57