Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль төзү нәтиҗәсендә, 30 мең эш урыны булдырылачак

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль төзү нәтиҗәсендә, 30 мең эш урыны булдырылачак

admin 09.07.2015

(9 июля 2015) Мәскәү — Казан югары тизлекле магистраль төзү нәтиҗәсендә, 30 мең эш урыны булдырылачак, дип тапшыра “Интерфакс” РФ транспорт министры урынбасары Алексей Цыденов хәбәрен.

“Югары тизлекле магистраль төзелгән вакытта 80 мең эш урыны булдырылачак, аларны 45 меңе – башка тармакларда. Файдалану стадиясендә 30 мең эш урыны сакланачак, аларның 15 меңе — башка тармакларда”, — дип белдергән Цыденов пәнҗешәмбе көнне Россиядә югары тизлекле магистраль темасына узган эксперт панельдә, ул Екатеринбургта “Иннопром-2015” халыкара сәнәгый күргәзмә кысаларында үтә.

“Дөнья тәҗрибәсенә карасаң, югары тизлекле магистраль төзелгән төбәкләрдә, икътисади активлык үсү хисабына, анда яшәүче халыкның хезмәт хакы 30-50 процентка арта”, — дип белдергән министр урынбасары.

Цыденов ассызыклаганча, югары тизлекле магистраль төзелеше проекты фикер алышудан тормышка ашыру дәрәҗәсенә күчкән. Хәзерге вакытта йөздән артык бораулау машинасы трасса линиясен салуда эшли, август аенда аларның саны ике тапкыр артачак.

Әлеге магистраль озынлыгы 8 мең чакрым тәшкил итәчәк Мәскәү — Пекин югары тизлекле магистраль өлеше булыр дип ниятләнә.

“Татар-информ”

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57