(14 гыйнвар 2020) 16 нчы гыйнварда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 2020 елның беренче Дуслык һәм татулык дәресе узачак. Дәрес Казанның Мәскәү районындагы җиде мәктәпнең җиденче сыйныф укучылары өчен үтәчәк.
«Дуслык һәм татулык дәресләре» интерактив мәдәни-белем бирү проекты Дуслык йорты базасында 2016 елдан бирле оештырыла. Бүгенге көндә әлеге проектта 30га якын укучы катнашты. Алар Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керүче милли-мәдәни оешмалар эшчәнлеге белән танышты, республикада яшәүче халыклар һәм милләтара тынычлыкның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында белде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге